Балачак дөньясы (Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби кичә)
29 октябрь көнне китапханәчеләр "Арча 1 нче балалар бакчасы"нда мәшһүр татар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган әдәби кичәдә катнаштылар. Җәүдәт Дәрзаман - иң танылган балалар язучыларының берсе. Аның иҗаты балалар өчен язылган кызыклы шигырьләр, мавыктыргыч әкиятләр, поэмалар һәм повестьлардан гыйбарәт.
Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм кичәсе аларның бик матур чыгышлары, җыр, биюләр белән үрелеп барды.
"Арча 1 нче балалар бакчасы" коллективына татар шагыйре, язучы, журналист Җәүдәт Дәрзаман иҗатына багышланган тәрбияви эчтәлеккә ия әдәби кичә оештырулары, яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә эзлекле эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәт белдерәбез!