Центральная детская библиотека

Матбугат планетасы (дәрес-экскурсия)

 Бүген булачак башлангыч сыйныф укытучыларына, Арча педагогика көллиятенең 413 төркем 4 курс студентларына "Матбугат планетасы" исемле дәрес-экскурсия үткәрелде.

 Укучылар үзләренә һөнәри эшчәнлекләрендә ярдәм итәчәк белешмә әдәбият һәм вакытлы матбугат белән таныштылар. Дәреснең практик өлешендә студентлар мөстәкыйль рәвештә тәкъдим ителгән әдәбиятны карадылар һәм җыелмаларның эчтәлегенә, бизәлешенә анализ ясадылар.

 Очрашуыбызның икенче өлеше дә кызыклы узды, укучылар өчен модель китапханә буенча экскурсия үткәрелде.

 Хөрмәтле студентлар, белем дөньясына сәяхәт сезнең өчен дә, булачак укучыларыгыз өчен дә мавыктыргыч булсын!