19 октябрь көнне Рәсәйдә Әтиләр көне билгеләп үтелә!
Әти булу - ул зур җаваплылык һәм шул ул вакытта чиксез бәхет тә. Әтиләр балаларының яклаучылары, саклаучылары, киңәшчеләре һәм иң тугры, якын дуслары.
Балаларыгызны яратуыгыз, кайгыртуыгыз, алар өчен җан атуыгыз, сабырлыгыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә!
Хөрмәтле әтиләр! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телибез. Һәр яңа көн яхшы хәбәрләр генә китерсен, балаларыгыз уңышлары белән гел сөендереп торсыннар!