"Календарьда Әтиләр көне" (Рәсәйдә Әтиләр көне уңаеннан)
Октябрьнең өченче якшәмбесендә бик матур бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәбездә «Арча шәһәренең «Сандугач» 6 нчы гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы»нда тәрбияләнүче нәниләр катнашында күңелле чара узды.
Балалар бу көннең роле һәм әһәмияте турында белделәр, " Әтиләр нинди була? " дип исемләнгән уенда катнаштылар, һөнәрләр турындагы табышмакларны чиштеләр, әтиләренең кем булып һәм кайда эшләүләре турында сөйләделәр. Ирина Зартайскаяның куян баласының батыр, керпе баласының кайгыртучан әтиләре турында гыйбрәтле хикәяләрен тыңладылар һәм В.Сутеевның «Бер капчык алма» әсәре буенча төшерелгән кызыклы мультфильм карадылар.
Кадерле дусларыбыз! Бу якшәмбедә әтиләрегезне бәйрәм белән котларга һәм аларны ничек яратуыгызны әйтергә онытмагыз!