“Хайваннар илендә” (Халыкара хайваннарны саклау көне уңаеннан)
16 октябрь көнне Район балалар китапханәсенә “Хайваннар дөньясында” исемле экологик дәрескә “Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей”ның 3 нче “Б”сыйныф укучылары чакырылды. Балалар игътибарына Кызыл китапка кертелгән сирәк төр хайваннар турында видеоролик тәкъдим ителде. Алар зур кызыксыну белән Татарстан Республикасының һәм Арча районының Кызыл китабы белән таныштылар. Әкиятләр буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Шулай ук кызыклы сорауларга җавап биреп, кечкенә генә бүләкләр алдылар. Чараның максаты-балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, аларда әйләнә-тирәлеккә һәм анда яшәүчеләргә сак караш тәрбияләү.