Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан XVнче Габдулла Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар бәйгесенең район этабы
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан XVнче Габдулла Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар бәйгесе башланды.
Бүген Арча Район балалар китапханәсендә әлеге бәйгенең район этабы узды.
Бәйгедә катнашучыларга “Р. Миннуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе” директоры урынбасары Иксанова Гөлнар Харисовна, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры, идея авторы һәм #әдәбимарафон, #сәламәтиртә һ.б. проектлар җитәкчесе- Гатауллин Раил Мәүлет улы, “Каурый каләм” әдәби –иҗат берләшмәсе җитәкчесе Абдуллина Дилә Вансит кызы бәя бирде.
Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әлеге бәйгедә өч яшь төркемендә иң оста шигырь сөйләүчеләр сайлап алынды. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Конкурсның учредительләре:
-Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге;
-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
-Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;
-“Р. Миннуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе” Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесе.