Центральная детская библиотека

Ботка-безнең анакаебыз! (Халыкара ботка көне)

 Бүген 6 нчы номерлы балалар бакчасына йөрүче нәни кунакларыбыз яңартылган Арча үзәк китапханәсе бусагасын атлап керделәр. Алар Халыкара ботка көненә багышланган мавыктыргыч бәйрәмдә кунак булдылар.

 Сәяхәтнең һәр мизгеле тылсым һәм яңа ачышлар белән тулы булды, балалар әкият маҗаралары дөньясына чумдылар, белемнәрен күрсәттеләр.

 Сабыйларга китапханә бик ошады һәм алар кабат кунакка килергә сүз бирделәр!