Центральная детская библиотека

"Таныш булыгыз: китапханәнең тылсымлы дөньясы" (экскурсия)

 9 октябрь - Бөтенроссия уку көне! Бу көнне безнең китапханәгә Арчаның 2нче мәктәбенең 2нче «А» сыйныфы укучылары килде.

 Китапханәдәге экскурсия балаларны китаплар дөньясы белән таныштыру һәм укуның мавыктыргыч һәм файдалы булуын күрсәтү өчен менә дигән ысул булып тора.

Экскурсия программасы кызыклы  һәм өчтәлекле булды. Китапханәчеләр китапханә киңлекләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт оештырдылар, балаларга китап киштәләрен генә түгел, заманча интерактив зоналарны да күрсәттеләр.

 Укучылар китапханәгә килүләреннән канәгать калдылар, ә алда аларның күп кенә кызыклы ачышлар булыр дип ошанып калабыз.

 Дуслар, экскурсиягә көтеп калабыз, рәхим итегез!