«Лев Николаевич Толстойның төп сере» (язучының тууына 197 ел уңаеннан)
Бүген Арчаның 1нче мәктәбенең 8 нче «Б» сыйныф укучылары бөек язучы һәм фикер иясе Лев Николаевич Толстойның тормышына һәм иҗатына багышланган чарада катнаштылар. Чара барышында укучылар язучының биографиясеннән күп кенә кызыклы фактлар белделәр, аның танылган әсәрләрен искә төшерделәр. Л.Н. Толстой күп кешеләргә яхшылык эшләргә омтыла, ә балаларга аерым игътибар күрсәтә. Ул үз балаларының тормышы өчен генә түгел, крестьян балалары өчен дә борчыла. Шуңа күрә Лев Николаевич Ясная Полянада балалар өчен мәктәп ача. Чара ахырында балалар 2 командага бүленеп, әдәби квест-уенда катнаштылар һәм Лев Толстойның төп сере нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңладылар.