"Әдәбияттагы әбиләр һәм бабайлар" (Халыкара өлкәннәр көне)
Көзге календарьда аерым бер дата бар - Халыкара өлкәннәр көне.
Әби-бабайлары исән-сау булганннар - бәхетле балалар, чөнки балачактан ук аларның кайгыртуына, мәхәббәтенә күнегәләр, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, туган телгә мәхәббәтен сеңдерәләр. Әбиләрнең беренче әкиятләреннән балалар яхшылыкның явызлыкны ничек җиңүе турында беләләр, бабайларның сөйләгәннәреннән батырлыкка өйрәнәләр…
Ә китапларда алар нинди? Әлеге бәйрәм алдыннан Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның 3 «А» сыйныф укучылары «Әдәбияттагы әбиләр һәм бабайлар» дигән мавыктыргыч викторинада катнаштылар, үзләренең яраткан әкиятләрен искә алдылар.
Балалар әдәбиятында яшь укучылар өчен әбиләр -бабайлар турында мавыктыргыч һәм зирәк әсәрләр күп.