Центральная детская библиотека

Әкиятләр эзләү көне (әкият буенча әдәби сәяхәт)

 Гадәти булмаган бәйрәмнәр арасында иң гаҗәбе – әкиятләр эзләү көне бар. Ә сез әкиятләрнең балалар кебек үк тынгысыз икәнен белә идегезме?! Алар шулай ук бер урында озак утыра алмыйлар һәм шунда ук качу уенын башлыйлар.

 Менә бүген дә 1нче балалар бакчасы нәниләре чын-чынлап әкият эзләүчеләр булдылар. Балалар әкиятне табып кына калмадылар, әкият герое фил баласы Мамонтенокка  әнисен табарга булыштылар. Балалар бергәләп биремнәрне үтәделәр, белемнәрен күрсәттеләр һәм кеше өчен иң кадерлесе – гаилә кыйммәтләре дигән нәтиҗәгә килделәр!