«Дустың булмаса- эзлә, тапсаң- югалтма!» тәрбия сәгате
«Дустың булмаса- эзлә, тапсаң- югалтма!» исемле чарага 6 нчы номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр чакырылды. Дуслыкның нәрсә икәнен ныклап аңлар өчен китапханәче балаларга төрле уеннарда катнашырга тәкъдим итте: “Парыңны тап”, “Чын дуслар”, “Кем белән кем дус?”, “Тылсымлы күзлек”. Алар үзләренең иң якын дуслары турында сөйләделәр, иң яхшы сыйфатларын атадылар. Шулай ук, мәкальләр, татар язучыларының шигырьләре, дуслыкның кадерен белергә өйрәткән әкиятләр белән дә таныштылар. Нәниләр үзара мөнәсәбәтләрдә дуслаша белүнең иң мөһим сыйфатларның берсе булуын белделәр.