«Куприн геройлары эзләре буенча» (А.И. Купринның 155 еллыгына әдәби кунакханә)
Быел рус әдәбияты классигы Александр Иванович Купринның 155 еллыгы билгеләп үтелә. Куприн әдәбиятта онытылмас эз калдырган, аның әсәрләре балаларга да, өлкәннәргә дә яхшы таныш.
Язучының юбилее кысаларында Арчаның 1нче мәктәбенең 5 «В» сыйныфы укучылары өчен «Куприн геройлары эзләре буенча» дип исемләнгән әдәби кунакханә әзерләнде. Бу чара язучының тормышы һәм иҗатына багышланды
Балалар язучы турында кыскача мәгълүмат тыңладылар, аның төрле елларда төшкән фотосурәтләрен карадылар, шулай ук Купринның төрле хайваннар белән зур дуслыгы турында да белделәр. Хайваннар турында бик күп хикәяләр язган ул. Укучылар «Чудесный доктор» исемле хикәясе белән якыннан таныштылар һәм язучының әсәре буенча куелган «Белый пудель» фильмыннан өзек карадылар.
Без Куприн әсәрләрен укырга киңәш итәбез, алар барлык тереклеккә мәхәббәт уяталар, кешелекле, игелекле һәм кайгыртучан булырга өйрәтәләр.