Яшь уйлап табучылар: уңышка юл (мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чара)
Бүген 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән балалар уйлап тапкан кирәк-яраклар турында сөйләштек. Алар пластилин, батут, мех колакчыклары һәм башка бик күп нәрсәләрнең ничек барлыкка килүен белделәр. Чараның иң кызыклы мизгеле балаларның профессор белән очрашуы булды. Алар профессор белән мавыктыргыч экспериментлар үткәрделәр.