"Акыл - акылдан үткен" (Белем көненә багышланган интеллектуаль сәгать)
1 сентябрь - Белем көне!
Бәйрәм көне үңаеннан безнең китапханәдә 1нче мәктәпнең 3 “А” һәм 3 “В” сыйныф укучылары кунакта булдылар. Балалар китапханәче белән бергә “Белем иленә” чумдылар, анда "Серле әкиятләр", "Күңелле грамматика", "Кызыклы математика" һәм "Мавыктыргыч әйләнә-тирә дөнья" тукталышларында төрле биремнәрне үтәделәр. Аларны яраткан әкият геройлары - шаян Буратино белән очрашу да көтте. Шулай ук балалар әкият геройларыннан килгән телеграммаларны чиштеләр, табышлар бюросында югалган әйберләрнең хуҗаларын эзләделәр, табышмакларга җавап таптылар, ә чара ахырында аларны сюрприз көтте – Буратино балаларның һәрберсенә уку елына күңелле фаразлар таратты.