Центральная детская библиотека

“Укыйбыз да, уйныйбыз да, җәйге ялны файдалы итеп уздырырбыз! күңелле уеннар сәгате

Балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан шөгыле-уен!  Һәрбер халыкның, һәр илнең үз теле булган кебек, уеннары да үзенчәлекле була. Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Укыйбыз да, уйныйбыз да, җәйге ялны файдалы итеп уздырырбыз!” дип исемләнгән чара  оештырдылар. Китапханәче балаларны татар халкының  милли бизәкләре һәм уеннары белән таныштырды. Балалар саф һавада рәхәтләнеп уйнадылар, вакытны  күңелле һәм файдалы итеп уздырдылар, ә без, үз чиратыбызда, тәрбиячеләргә рәхмәт белдерәбез һәм сабыйларга ныклы сәламәтлек телибез!