Центральная детская библиотека

“Безнең гаиләдә барысы да китап белән дус” китап күргәзмәсенә күзәтү

Район балалар китапханәсендә яшь укучылар “Безнең гаиләдә барысы да китап белән дус” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күзәтү вакытында гаилә - ул туганнар һәм якын кешеләр, безгә үрнәк булган, безнең турыда кайгырткан кешеләр турында сүз алып бардылар. Китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләде, китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды, гаилә белән  уку өчен китаплар тәкъдим итте. Балалар һәм өлкәннәр бу темага багышланган китапларны искә төшерделәр, өйләренә дә укырга алдылар. Әлеге китапларда әби-бабайлар,  абый-энеләр, апа-сеңелләр турында көлкеле һәм моңсу, күңелле һәм фаҗигале вакыйгалар сурәтләнгән. Бу якты бәйрәмдә без шәһәребезнең барлык халкын котлыйбыз! Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт, татулык һәм үзара аңлашу булсын!