«Минем сәламәтлегем минем кулларда» (Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган китап күргәзмәсе)
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шул исәптән зарарлы гадәтләрне профилактикалау китапханә эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. Һәр кеше туганда бүләк итеп сәламәтлек ала. Ә наркомания-ул безнең җәмгыятькә үтеп кергән һәм алар йогынтысына дучар булган теләсә кайсы кешенең тормышын агулаучы коточкыч явызлык.
Наркотиклар куллану аеруча яшьләр арасында күзәтелә, үз тормышы өстендә мондый тәҗрибәләр өчен түләү чиксез зур, ә нәтиҗәләр кайчак кире кайтарылмаслык. Китап күргәзмәсендә наркотик матдәләрнең кеше организмына зыяны, наркотикларга бәйле кешеләрнең сәламәт кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләре, наркотикларга бәйлелекне кисәтү һәм, әлбәттә инде, сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде.
Сәламәтлегебез үз кулыбызда!