"Табигатьне бергәләп саклыйк!" экологик дәрес
«Табигатьне бергәләп саклыйк!» исемле экологик сәгать 3 нче номерлы башлангыч мәктәп лагерына йөрүче балалар өчен уздырылды. Алар серле дә, кызыклы да булган табигать дөньясына сәяхәт иттеләр. Урманнар, елгалар, хайваннар һәм кошлар турында белемнәрен сынап карадылар. Экология буенча видеороликлар караганнан соң, командаларга бүленеп, табигатьне саклау темасына плакат эшләделәр. Туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү максатыннан оештырылган әлеге чарада балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.