"Юлларда сак булыгыз!" (Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чара)
Бүген бездә кунакта Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның мәктәп яны лагере балалары булды. Алар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Юлларда сак булыгыз!” дигән чара оештырылды. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, беренче светофор кайчан барлыкка килгәнен белделәр, викторинада, «Юл билгесе», «Сөйләшә торган билге», «Күңелле светофор», «Яшел ут» уеннарында актив катнаштылар, «Азбука безопасности» дип исемләнгән гыйбрәтле мультфильмын карадылар. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр, шул ук вакытта транспорт чаралары булган барлык әкиятләрне искә төшерделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм өйрәнү аларга каникулларын куркынычсыз үткәрергә ярдәм итәр дип өметләнәбез!