Центральная детская библиотека

"Һәркем мөһим!"(Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә)

17 нче май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн алдыннан Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 6 нчы урта мәктәбенең 5 "Б" сыйныф укучылары өчен "Һәркем мөһим!" дип исемләнгән чара узды. Чара урта һәм өлкән мәктәп балалары өчен аеруча актуаль булган тема - буллингка багышланган иде. Балалар буллингның нәрсә икәнен, нәрсәдән һәм ничек барлыкка килүен, анда кем катнашуын һәм аны ничек җиңәсен белделәр. Китапханәче алар өчен кызыклы күнегүләр, биремнәр һәм уеннар әзерләгән, алар коллективны берләштерүгә һәм сыйныфта буллинг үсешен кисәтүгә юнәлдерелгән иде: «Оценка» - буллингка каршы экспресс-тест, «Без бер-беребезгә нәрсә белән охшаганбыз» күнегүе, «Ничек ачуланам...», «Ярдәм түгәрәге». Балалар «Зарарсыз елан», «Кояш һәм җил» дигән гыйбрәтле хикәяләрне тыңладылар, сыйныфта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре җыелмасын төзеделәр һәм, үз имзаларын куеп, класста дустанә, игелекле мөнәсәбәт булсын өчен, аларны сакларга вәгъдә бирделәр.