«Пушкинның әкият сукмаклары буйлап» әдәби квест
Рус шигъриятенең кояшы - А.С.Пушкинны кем белми соң?! Барысы да белә!
Бүген “Җиңү паркында" әдәби квест узды, анда Арчаның 1нче мәктәбенең җәйге хезмәт лагерена йөрүче балалары катнашты.
Пушкин һәм аның шедевр-әкиятләрен телгә алмыйча, нинди чара була соң? Балалар шагыйрьнең әкиятләре белән танышып, квест-уенда катнаштылар.Алар үзләренең белемнәрен, иҗади сәләтләрен, тапкырлыкларын һәм коллективта эшли белүләрен күрсәтеп, буш вакытларын файдалы итеп үткәрделәр.