Центральная детская библиотека

«Балачак-иң яхшы планета» (Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм)

 Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, традиция буенча, Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Арча район үзәк хастаханәсенең стационар бүлеге каршында балалар өчен «Балачак – иң яхшы планета» исемле бәйрәм үткәрделәр.

 Балалар Витаминкалар белән бергә кояшлы балачак һәм әкиятләр дөньясына сәяхәткә чыктылар. Күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар, асфальтта яраткан әкият геройларын  ясадылар!

 Һәр баланың балачагы якты, имин булсын!