“Китапханә - серле дөнья”
28 май көнне китапханәбездә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган мавыктыргыч чара узды. Бу чара 3 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен китапханәче һөнәре белән танышу һәм бу белгечнең безнең җәмгыятьтә никадәр мөһим булуын аңлау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Чараның төп максаты укучыларны китапханәче хезмәте, аның китапларга мәхәббәт һәм сакчыл караш формалаштырудагы әһәмияте һәм роле белән таныштыру иде. Балалар китапханә бинасын карадылар, китапханәнең төп кыйммәтен бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат саклаучы китаплар тәшкил итүен белделәр. Укучылар шулай ук төрле илләрдәге китапханәләрнең тарихы белән танышып, төрле уеннарда катнаштылар.
Ә иң кызыгы шул булды: балалар борынгы заманда китапларның папируста, балчык табличкаларда, пальма яфракларында һәм каен тузында саклануын белделәр һәм күрделәр.