Рәсәй күләм язгы интеллектуаль йөгереш «Бегущая книга - 2025»
27 нче май - Китапханәчеләр көнендә Арча район балалар китапханәсе «Бегущая книга - 2025» рәсәй күләм язгы интеллектуаль йөгерешкә кушылдылар.
Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм илебез атом сәнәгатенең 80 еллыгына багышланган викторинада актив катнашкан барлык яшьтәге кешеләрне җыйды.
Райондашларыбыз белән масштаблы социаль-мәдәни акциядә катнашуыбыз белән горурланабыз. 8 ел эчендә анда 500 меңнән артык китапханәче, волонтёр һәм китап сөюче кешеләр катнашкан. Елдан-ел марафонның төп бурычлары үзгәрешсез кала - белемнәрне яңырту, китапларны популярлаштыру һәм китапханәләргә яңа укучыларны җәлеп итү.