Центральная детская библиотека

«Минем гаиләм-минем шатлыгым» (Халыкара гаилә көненә багышланган чара)

 15 май-Халыкара гаилә көне! Ә бу бәйрәм көнен китапханәдә үткәрү өчен яхшы сәбәп, без һәм китаплар -бер зур гаилә!

 Бу  бәйрәм көнендә без Түбән Мәтәскә балалар бакчасы балалары белән очраштык. Китапханә белән беренче танышуы яшь укучыларга бик күп ачышлар һәм хис-кичерешләр бүләк итте. Балалар киң күңелле клоуннар Ириска һәм Барбариска белән уен формасында гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар, бу бәйрәмнең символы "ромашка" чәчәге турында белделәр, рәхәтләнеп биеделәр һәм, әлбәттә, әкият геройларын искә төшерделәр. Ахырда балаларга гаилә кыйммәтләре турында С.Михалков мәсәле буенча куелган «Күке һәм сыерчык» исемле эчтәлекле совет мультфильмын карарга тәкъдим ителде.

 Һәр гаиләгә бәхет, иминлек телибез, ә балалар сәламәт булсыннар дигән теләктә калабыз! Барыгызны да бәйрәм белән!