Центральная детская библиотека

"Могҗизалы әкиятләр иле" (китапханә белән танышу)

Бүген бездә кунакта Арча шәһәренең 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар булды. Аларга чара алдыннан балалар китапханәсе буйлап экскурсия оештырылды. Анда нәни дусларыбыз китапханәдә үз-үзләрен тоту, китап белән эш итү кагыйдәләре, китапханәгә ничек язылырга кирәклеге, "абонемент","уку залы" һәм  аларның ни белән аерылулары белән таныштылар, һәр китапның үз урыны барлыгын белделәр.

Чара барышында балалар бөек әкиятченең - Ганс Христиан Андерсенның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Быел аның тууына 220 ел булды. Балалар язучының балачагы ничек үткәнен белделәр, аның атаклы әкиятләрен искә төшерделәр, «Оле-Лукойе» әсәреннән өзек тыңладылар һәм чын Оле-Лукойе белән дә очраштылар. Балалар бик канәгать калдылар!