Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү юллары" патриотик квест-уен
29 нчы апрель көнне Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү юллары» дигән патриотик квест-уены узды.
Чара Бөек Ватан сугышы турындагы әңгәмәдән башланды. Балалар Арча районының Бөек Ватан сугышы геройларын искә төшерделәр, шулай ук Советлар Союзы Герое исемен алган беренче хатын-кыз - Зоя Космодемьянская, батыр очучы - Николай Гастелло, бригада разведчигы - Леня Голиков, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган иң өлкән кеше - Матвей Кузьмин һәм аларның батырлыклары турында белделәр.
Уен барышында укучылар китапханә бүлекләрендә урнашкан «станцияләр» буйлап сәяхәт иттеләр. Квест-уенның маршруты биш «станциядән» торды: «Герой - шәһәрләр», «Шифрлаучылар», «Мина кыры», «Хәтер символы», «Җиңү җырлары».