"Үз геройларыбыз" ("Библиотөн - 2025" Бөтенроссия акциясе)
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Библиотөн -2025 " Бөтенроссия акциясенә без «Өмет чыганагы»тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән бергә кушылдык.
Хәзерге буынга Бөек Ватан сугышы-ерак тарих, ә безнең бурыч сугыш чоры фаҗигасен, балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгын балаларга җиткерү. Шуңа күрә без батырлык дәресебезне Бөек Ватан сугышында зыян күргән балалар истәлегенә багышларга булдык. Аларның күбесе туган җирләреннән еракка эвакуацияләнгән, ата-аналарыннан еракта калган, кайберләре ятим калган, ә кайберләре партизан хәрәкәтендә катнашкан, дошманны җиңү өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйган. Сугыш башлану белән балаларның балачагы бетте!
Сугыш балалары турындагы хикәяне Валентина Салли шигырьләре тулыландырды, ә аннары балалар алты яшьлек Герой Сережа Алешков тормышында булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Солдатик» хәрби-драматик фильмын карадылар.