"Тукай иҗаты буйлап сәяхәт" әдәби уен
Г. Тукайның туган көне уңаеннан Район балалар китапханәсендә “Тукай иҗаты буенча сәяхәт” исемле әдәби уен оештырылды. Арча 8 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бөек шагыйрьнең балачак еллары белән танышканнан соң, төрле биремнәр, өзекләр аша әкият геройларын, шигырьләрен танырга өйрәнделәр, иллюстрацияләр ясадылар, табышмаклар чиштеләр. “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча эшләнгән мультфильм карадылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Әдәби уен балалар өчен файдалы һәм мавыктыргыч булды. Г. Тукай әсәрләре яшь буынны яхшылыкка, хезмәткә өйрәтә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, туган телебезне яратырга өнди.