Центральная детская библиотека

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (әдәби уен)

    Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тула. Тукай әсәрләренә йөз елдан артык булуга карамастан, ул үз укучыларын югалтмый.

   Шул уңайдан китапханәгә "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән  интеллектуаль бәйгегә Арчаның 6 нчы урта мәктәбенең 4 "Г" сыйныф укучылары чакырылды. Бу чара  балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү һәм балаларның уку культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

   Уен өч команда арасында барды һәм берничә турдан торды. Балалар әкиятләр, шигырьләр тыңладылар, «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк», “Фатыйма белән Сандугач” шигырьләрен сәхнәләштерделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр  өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Ә чара ахырында җиңүче команда ачыкланды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин, балалар!