Центральная детская библиотека

“Ватанны саклаучы - горур исем!” район иҗат бәйгесенең тәбрикләү чарасы

Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, Арча район балалар китапханәсендә үткәрелгән “Ватанны саклаучы  - горур исем!” район иҗат бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды. Бәйгедә барысы 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 112 бала катнашты.

Бәйгедә җиңүчеләрне Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе - Әюпов Илфар Илдар улы, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры - Дәүләтбаева Лилия Нурулла кызы бүләкләделәр.

Бәйгедә катнашкан һәрбер бала рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да гел уңышлар юлдаш булсын Сезгә!