"Ватанны саклаучы - горур исем" район иҗат бәйгесе кысаларында "Ватанны саклаучыларга багышлана" дигән хәрби патриотик темага шигырьләр уку бәйгесе
Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, Арча район балалар китапханәсендә “Ватанны саклаучы - горур исем!” район иҗат конкурсы кысаларында “Ватанны саклаучыларга багышлана” дигән хәрби патриотик темага шигырьләр һәм прозалар уку бәйгесе узды. Анда 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар катнашты.