"Туган якның тарихын бел!» (Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә)
Халкыбызның әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә өлеш керткән күренекле шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле истәлекле урыннар безгә бик кадерле.
Шәһәребез кечкенә булса да, тарихи-мәдәни һәйкәлләргә бай.
Бүген Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 5нче “А” сыйныф укучылары өчен виртуаль экскурсия үткәрделәр.
Балалар шәһәр үзәгендә урнашкан Капраловлар йорты, Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы, халык язучылары аллеясы, Сызгановлар йорты, “Дан” мемориалы, репрессия корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәлләр белән таныштылар. Алар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм истәлекле урыннар турында тарихи фактларны аеруча кызыксыну белән тыңладылар.
Яраткан Арча шәһәребез, яшә һәм чәчәк ат!