Центральная детская библиотека

“Космоска билетсыз” (Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган чара)

 Без беләбез, космос табышмаклар һәм серләр белән тулы...

 Укучылар кешеләрнең космик киңлекне үзләштерү тарихына мавыктыргыч экскурс ясадылар, иң беренче космонавтлар - Юрий Гагарин, Алексей Леонов, Валентина Терешков турында кызыклы фактлар белделәр; рус галимнәре һәм уйлап табучылары - Константин Циолковский - космос белән якыннанрак танышырга ярдәм иткән һәм аның дәвамчысы ракета уйлап тапкан Сергей Королев турында да белделәр.

 Ә иң кызыгы, чит планета кешеләре – Лунянин һәм Марсианка белән очрашу булды, алар Кояш системасы планеталары турындагы белемнәрен кабатладылар, космик табышмакларны чиштеләр һәм ракетада "очтылар".

 Кем белә, бәлки безнең яшь укучыларыбыз арасында бөтен дөньяга танылган булачак космонавтлар да бардыр. Барысы да сезнең кулда, балалар!