Күңелле әкиятләр көне (Халыкара балалар китабы көненә)
Ел саен 2 нче апрельдә Халыкара балалар китабы көне бәйрәм ителә. Бу дата бөек Дания әкиятчесе - Ганс Христиан Андерсенның туган көне хөрмәтенә сайланган. Быел аның тууына 220 ел булды.
Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан, Арча район балалар китапханәсендә “Арча шәһәренең “Сандугач” дип исемләнгән 6 нчы гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы” өлкән балалар төркеме өчен “Күңелле әкиятләр көне” дигән чара узды. Балалар бөек әкиятченең балачагы турында белделәр, аның атаклы әкиятләрен искә төшерделәр, алар буенча табышмаклар чиштеләр, Г.Х. Андерсенның «Оле-Лукойе» әсәреннән өзекләр тыңладылар. Балалар китабының туган көне - үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне могҗизалар була... Хәтта әкият геройлары да җанлана... Менә бүген дә балалар белән күрешергә чын Оле-Лукойе килде, ул ни өчен үзе белән ике зонтик йөртүен сөйләде, балалар белән кызыклы уеннар уйнады, җырлады һәм биеде.