Центральная детская библиотека

"Китап бәйрәме" (С. Михалковның "Дядя Степа-милиционер"китабының 70 еллык юбилей датасы уңаеннан әдәби бәйрәм)

 Быел Совет һәм Россия язучысы Сергей Михалковның "Дядя Степа - милиционер" (хәзерге басмаларда - полицейский) китабы 70 еллык юбилей датасын билгеләп үтә. Китапта кешеләргә ярдәм итүче һәм тәртип саклаучы игелекле милиционер турында әйтелә.

 Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, Михалковның Россия гимны тексты авторы булуын да белделәр, викторинада катнаштылар, мультфильм карадылар һәм "Светофор"кыстырмасын ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

 «Дядя Степа» кебек кешеләр безнең арада очрый, ләкин бик сирәк һәм без аларны геройлар дип атыйбыз, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, алар юмарт, игелекле, ә иң мөһиме кешелекле! Дуслар, дядя Степа сезнең өчен үрнәк булсын!