"Бөек сугышның кырыс рифмалары "(Балалар китабы атналыгы кысаларында әдәби сәгать)
Быел Бөтенроссия балалар китабы атналыгы акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган, ул «Дәвамлы тарих» исеме астында уза.
Бу атналык һәм Бөтендөнья шигърият көне кысаларында 3 нче мәктәпнең озайтылган көн төркеме укучылары өчен "Бөек сугышның кырыс рифмалары"исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Сугыш һәм шигырьләр бер-берсенә туры килми кебек тоела, ләкин бу алай түгел. Сугышның беренче көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр шагыйрьләр сугыш турында язалар һәм шигырьләребез халкыбызның ниләр кичергәннәрен, бу коточкыч сынауда ничек нык торганын аңларга ярдәм итә.
Балалар Сергей Сухонинның "Две сестры бежали от войны", Валентина Саллиның "О детях войны", Фатих Кәримнең "Ватаным өчен", Гадел Кутуйның "Батыр каберендә" шигырьләрен тыңладылар.Теләге булганнар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен кычкырып укуга да кушылды.
Укучылар Бөек Ватан сугышы Геройларына һәм ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Соңыннан укучылар туган җиребезне фашист илбасарларыннан азат итү турында "Иске маяк турында риваять"дигән мультфильм карадылар.