“Су яшәү чыганагы” (22 март – Бөтендөнья сулыкларны саклау көне)
Район балалар китапханәсендә Бөтендөнья сулыкларны саклау көненә багышланган экологик тәрбия сәгате узды. “Су яшәү чыганагы” исемле әлеге чараның максаты балаларны сулыкларның әһәмияте белән таныштыру; сакчыл караш тәрбияләү һәм елга, чишмәләрне карау, төзекләндерү кирәкле эш икәнлегенә төшендерү.
3 нче сыныф укучыларына суның табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуы , суны экономияле, чиста тоту, аңа карата сак караш тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды. Алар “Су нәрсәгә кирәк?”, “Сулыкларны саклау өчен сез нәрсәләр эшлисез?” кебек сорауларга җавап бирделәр. Су турындагы табышмакларга җавап эзләделәр, пазллар җыйдылар, балыкларның исемнәрен әйттеләр, төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.
Арча районы территориясендә булган елгалар, чишмәләр турында балалар кызыксынып тыңладылар. Чишмәләрне карап, чистартып тору, алар тирәсенә агачлар утырту борынгы бабаларыбыздан калган йола икәне дә балаларга җиткерелде. Чара ахырында, балалар су кызы белән аралаштылар, аның белән берлектә “Балыклар суда йөзә” дигән уен уйнадылар. Бу чарада укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат һәм киңәшләр алдылар.