Центральная детская библиотека

"Күңелле әдәбият" (Пушкин картасы проекты буенча әдәби квиз)

18 март көнне - Пушкин картасы проекты кысаларында Арчаның 1нче мәктәбенең 8 «Б» сыйныфы укучылары өчен "Күңелле әдәбият"исемле әдәби квиз үткәрелде.

Өч команда катнашучылары әдәби квизның сигез этабында катнаштылар. Һәр бирем үзенчә кызыклы булды, ә иң мөһиме, команда эшенә юнәлдерелгән иде. Уенның ахыры һәр үткән этап өчен алган сүз-киңәшләр ярдәмендә танылган язучыларның төп фикерләрен төзү булды.

Балалар вакытны бик кызыклы һәм файдалы үткәрделәр, язучыларның әсәрләрен искә төшерделәр, китап укуның кирәклегенә инандылар.

Дуслар, укыгыз, үсегез һәм китап сезнең тугры дустыгыз булсын!