Центральная детская библиотека

"Балачак -бәхет иле" Дамир Нуриәхмәтовның иҗатына багышланган әдәби кичә

“Балачак – бәхет иле” исемле әдәби кичә якташыбыз, үзешчән шагыйрь Дамир Нуриәхмәтов иҗатына багышланды. Безнең китапханәдә Дамир Нуриәхмәтовның  “Кардагы эзләр”, “Көзге урман”, “Шаян болыт” исемле китаплары бар. Әлеге җыентыкларга  аның балалар өчен язылган шигырьләре тупланган.  Арча шәһәренең 10 нчы номерлы балалар бакчасында  тәрбияләнүче нәниләр язучы белән якыннан таныштылар. Алар Дамир Нуриәхмәтовның иң матур шигырьләрен сөйләделәр, җырлар, биюләр белән кичәбезне тагын да ямьләндерделәр.

Дамир Нуриәхмәтов балачак хәтирәләре белән уртаклашты, укучылар белән аралашып аларның сорауларына җавап  бирде.  Ул үзенең тормыш тәҗрибәсен, халкыбызның гасырлардан килгән әдәп-әхлак кагыйдәләрен сиздерми генә, матур сүзләргә, кызык образларга салып, сабыйлар күңеленә сала белә. Бу  очрашу  һәркемнең күңелендә матур истәлек булып сакланачак. Якташыбызга иҗади уңышлар телибез һәм яңа китапларын көтеп калабыз!