"Чеховны укыйбыз" (А.П.Чеховның тууына 165 ел тулу уңаеннан информ-досье)
13 март көнне - Арчаның 2нче мәктәбенең 5 "А" сыйныфы укучылары рус язучысы, драматург - Антон Павлович Чеховның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Очрашу юбилей датасына – язучының тууына 165 ел тулуга багышланды. Аның әсәрләре бүгенге көнгә кадәр төрле буыннар өчен актуаль булып кала.
Балалар язучының иҗаты белән таныштылар, Чехов тормышыннан иң кызыклы фактларны белделәр. Шулай ук "Толстый и тонкий", "Лошадиная фамилия" кебек берничә статистик хикәя турында фикер алыштылар, рус балалар әдәбияты хәзинәсенә кергән "Каштанка" һәм "Белолобый" китаплары буенча буктрейлерны карадылар, белемнәрен ныгыту викторинасында катнаштылар.
Мондый чаралар әдәбиятка кызыксыну уятырга, күзаллауны үстерергә һәм дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итә.
Чехов - чын художник: аны кабат-кабат укырга мөмкин!