Кул җылысы - күңел җылысы (Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан)
Язның иң матур бәйрәме – 8 Март алдыннан Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 1нче мәктәбе 5 нче «Б» сыйныф укучылары өчен сәнгать остасы, «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» проекты катнашучысы, «Тылсымлы җеп» республика күләм конкурсы җиңүчесе - Алия Фаздалова белән иҗади очрашу оештырылды.
Чарада укучылар кул эшләре төрләре, Арча районының атаклы осталары турында белделәр һәм зур кызыксыну белән "ковровая вышивка" һәм "ворсовое ковроделие" буенча осталык дәресләрендә катнаштылар. Аларны шәһәребезнең остасы – Алия Газинуровна үткәрде.
Кадерле кызлар, әниләр, әбиләр! Сезне якынлашып килүче яз бәйрәме – 8 Март белән котлыйбыз!