«Мой защитник, мой герой!» (Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен)
Арча район балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Мой защитник, мой герой!» дип исемләнгән чара узды. Чарада Арчаның «Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, табышмаклар чиштеләр, әтиләре белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Без үз илебез, армиябез һәм үзебезнең яклаучыларыбыз белән горурланабыз! Иң көчлеләр, иң кыюлар, акыллы, сизгер, яхшы күңелле, тугрылыклы...Сезнең бөтен яхшы сыйфатларыгызны без санап та бетерә алмыйбыз!
Барлык ир – атларны һәм булачак солдатларны 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!