"Беренче сыйныф укучылары һәм Алисаның могҗизалар илендәге маҗаралары" (беренче сыйныф укучыларын "Яшь китап укучы" буларак кабул итү)
Арчаның 2 нче мәктәбенең 1 “А” һәм 1 “Б” сыйныф укучылары “Алисаның могҗизалар илендәге маҗаралары” әкияте буенча сәяхәт кылдылар. Чынбарлык фантазия белән кушылган бу ил үзендә яңа табышмаклар һәм маҗаралар яшерә.
Балалар блогер Алиса белән бергә гел ашыгып яшәүче Ак Куян артыннан барырга булдылар һәм алар барысы да Куян оясы аша чыгып гадәти булмаган илгә эләктеләр! Монда аларга дөньяга фәлсәфи карашлы Зәңгәр күбәләк корты, чәй эчәргә яратучы Эшләпәче очрады һәм Могҗизалар иленең хакиме - Кызыл патшабикә белән дә аралаштылар. Могҗизаларга ышану һәм китапны ярату кечкенә сәяхәтчеләргә барлык сынауларны да җиңәргә ярдәм итте.
«Яшь укучыларыбызны» Арча район балалар китапханәсе укучыларының күпсанлы гаиләсенә керүләре белән котлыйбыз һәм барысын да кызыклы китаплар укырга көтеп калабыз! Китап сезнең өчен тугры дустыгыз булсын!