Центральная детская библиотека

“Моңлы тел ул-туган тел” әдәби кичә

21нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Район балалар китапханәсенә «Моңлы тел ул- туган тел» дип исемләнгән чарага Арчаның беренче мәктәбенең 4”А” сыйныфы укучылары чакырылды. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Әдәби чара укучыларның игътибарын телләрне саклау, табышмаклар, Г. Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен  искә төшерүгә  юнәлдерелгән иде. Укучылар тапкырлыкта, зирәклектә үз көчләрен күрсәттеләр. Очрашу Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.