Центральная детская библиотека

“Олуг мәгърифәтче, галим вә мөгаллим” әдәби кичә

Район балалар китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган “Олуг мәгърифәтче, галим вә мөгаллим” исемле әдәби кичә узды. 6 нчы номерлы мәктәпнең  9 нчы сыйныф укучылары  күренекле шәхеснең бүгенге көндә дә актуаль булган тәрбия турындагы хезмәтләре белән таныштылар.  “Китап-әт-тәрбия” китабына тупланган, гадел, тугрылыклы, өлкәннәргә хөрмәтле булырга чакырган нәсихәтләрен өйрәнделәр, мәкаль һәм әйтемнәр тыңладылар. Мавыктыргыч вакыйгаларга бай булган “Әбугалисина” әсәре дә укучыларда кызыксыну уятты. Э. Шәрифуллина иҗат иткән “Каюм коесы” поэмасыннан өзекләр дә  тыңладылар. Чара 9 нчы А сыйныф укучысы Гайфуллина Азалия башкаруында җырлар  белән үрелеп барды.

.... Санап кына бетерерлек түгел

Каюм бабабызның хезмәте

Без белгәне – диңгездән бер тамчы,

Бер тамчының меңдер хикмәте!

                                         Э. Шәрифуллина