"Ватан, батырлык, дан турында..." (Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган республика акциясе кысаларындагы әдәби сәгать)
5 февраль көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Безгә горурланырлык нәрсәләр бар» акциясе кысаларында Мәтәскә урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен “Ватан, батырлык, дан турында" исемле әдәби сәгать үткәрелде... Бу акция Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен таныштыруны һәм укуны үз эченә ала.
Бүген без укучыларга татар язучысы, шагыйре һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәби Дәүлинең (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) «Яшәү белән үлем арасында» исемле татар теленә тәрҗемә ителгән уникаль китабы белән танышырга тәкъдим иттек. Бу китап Бухенвальд-Дора фашист концлагерьларында көрәшкән совет патриотларына багышланган.
Балалар кыскача авторның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, әлеге автобиографик китаптан өзекләрне тыңладылар, шулай ук үзләре дә кычкырып укыдылар.
Моннан тыш, укучылар татар язучылары һәм шагыйрьләре – Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның әсир вакытында язган туган якларын һәм якыннарын сагынуларын чагылдырган тирән эчтәлекле шигырьләрен кычкырып укыдылар. А.Алишның "Встреча","Очкычка карап","Көтмә инде көтмә... һәм М.Җәлилнең "Төрмәдә төш","Батырлык турында" укыдылар. Чараны үз чыгышы белән актив укучыбыз Миңнуллина Жасмин тәмамлады.
Хәтерлибез! Горурланабыз! Хөрмәт итәбез!