"Таныш булыгыз, бу - Чехов!" (А.П.Чеховның тууына 165 ел)
Бүген без Арчаның 6 нчы мәктәбенең 5 "В" сыйныфы укучыларын өчен рус язучысы, драматург Антон Павлович Чехов тормыш юлы белән танышырга чакырдык. Очрашу юбилей датасына – язучының тууына 165 ел тулуга багышланды. Аның әсәрләре бүгенге көнгә кадәр актуаль һәм күп буыннарның яраткан әсәрләр булып кала.
Балалар язучының иҗаты белән таныштылар, Чехов тормышыннан иң кызыклы фактларны белделәр. Шулай ук, "Толстый и тонкий", "Лошадиная фамилия" кебек берничә сатиристик хикәя турында фикер алыштылар, рус балалар әдәбияты хәзинәсенә кергән "Каштанка" һәм "Белолобый" китаплары буенча буктрейлер карадылар.
Мондый чаралар әдәбиятка кызыксыну уятырга, күзаллауны үстерергә һәм дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итә. Очрашу бөек язучы турында җылы истәлекләр калдырды.