«Кырыс блокада көннәре» (батырлык сәгате, VI халыкара акциясенә кысаларында)
27 гыйнвар көнне Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 81 ел тулуы билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага район балалар китапханәсендә мәктәп укучылары өчен «Кырыс блокада еллары » дип исемләнгән батырлык сәгате оештырылды. Китапханәче укучыларны Ленинград блокадасы тарихы белән таныштырды. Моннан тыш, балалар блокада икмәге, карточка системасы, 12 яшьлек Таня Савичеваның язмышы һәм аның көндәлеге, Ладога күле бозында «Тормыш юлы», блокаданың барлык авырлыкларын кичергән ленинградлыларның батырлыгы турында белделәр. Чара презентация һәм кыска видеороликлар карау белән үрелеп барылды. Соңыннан укучыларга Рашат Низаминың "Блокада хатирәсе" дип исемләнгән хикәясеннән өзек укылды.